2017-2018 нче уку елыннан Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбендә интеллектуаль үсеш ягыннан кимчелекләре булган балалар өчен коррекция сыйныфлары эшли башлады. Бу сыйныфларда эшләүче педагоглар махсус курслар үттеләр, балалар белән махсус белемле логопед-дефектолог эшли башлады. Балалар өчен аерым кабинет һәм логопункт булдырылды.
Апрель ае керде исә чисталык темасы бөтен җитдилеге белән калка. Бу аңлашыла да, кышын кар безнең шапшаклыкны күпмедер яшерсә, язын бөтен чүп-чар күз алдына чыга. Шуңа да апрель ае башыннан районыбызда чисталык икеайлыгы игълан ителде.
Үзләре яшәгән территорияне һәрчак чиста тотарга күнеккән Сосналылар кар эри башлауга тирә-ягын, юл кырларын чистарта башларга омтылды. Өмәдә җирлек территориясендә урнашкан барлык бюджет оешмалары хезмәткәрләре катнашты.
Хөрмәтле райондашлар! Яшәгән җиребез матур булса, үзебезгә дә уңайлы булачак. Без бит тырыш халык. Димәк, бу мәсьәләдә дә сынатмабыз. Тирә-ягыбызны чистарту, ямьләндерүдә актив катнашыйк. Матур җирдә күңелләр дә матур була. Җир-Анабызны кадерләп, хөрмәтләп яшик!
2018 елның 20 апрелендә «ДоброГод акциясе» кысаларында ДЦ «Волонтер» активистлары «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова һәм МББУ «Балтач гимназиясе»нең педагог-оештыручы Равилә Шәрипова кураторствасы астында «Старт Года Добровольца» дип исемләнгән флешмоб үткәрелде.
21 апрель - шимбә көнне “Балтач” спорт комплексында яшьләй арабыздан киткән Норма авылы егете Рәмис Насыйбуллинның якты истәлегенә багышланган укучы егет һәм кызлар командалары арасында традицион баскетбол ярышлары була.
Башлана: 10.00 сәгатьтә. Ярышка рәхим итегез!
Кыскача аның турында: Балтач районы Норма урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган егет, Казан университетының юридик факультетын фәкать бишле билгесенә генә бетереп, Татарстан Югары судында эшли иде. Киләчәге зур иде Рәмиснең.
Укыган вакытларында аеруча баскетболны үз иткән Рәмис истәлегенә аның классташлары, Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин тырышлыгы белән баскетбол ярышлары уздырып киләләр. Билгеле, иң зур ярдәмне энекешләре Рәмзил һәм Рушан Насыйбуллиннар күрсәтә.
19.04.2018. Нөнәгәр авыл җирлеге территориясендә юл буйларын чүптән арындыру өмәсе булды. Өмәдә җирлек территориясендә урнашкан барлык бюджет оешмалары хезмәткәрләре катнашты.
19 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Бөтенроссия “Кичке китапханә” кысаларында “Китапның сихри көче” дип аталган кичә узды. Китапханәбез кунаклары булган Балтач бистәсенең №3 балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын (җитәкчеләре Федорова С.А.) “Йомры икмәк” исемле рус халык әкияте геройлары каршы алды. Алар нәниләрне төрле каршылыклар аша китапханәнең уку залына алып керделәр. Кичә барышында кечкенә китап укучыларыбыз китапханәгә йөрү тәртипләре, китап уку кагыйдәләре, алар өчен булган әдәбият белән танышып, төрле уеннарда көч сынаштылар. Чарабызны атаклы балалар язучысы Э.Успенскийның кечкенә герое Федорның Простоквашинодагы маңараларына нигезләнеп эшләнгән “Трое в Простоквашино” исемле мультфильмын карау төгәлләде.
Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә тиздән 73 ел тула. 1418 көн һәм 1418 төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, кешеләр йөзенә салынган ачы сагыш хәтерләрдә мәңге уелып калган. Тормышта купме генә үзгәрешләр, яңалыклар булса да, Ватан хакына үзен корбан иткәннәрне, Җиңү хакына көнне-төнгә ялгап тылда бил бөккәннәрне, гомерен аямыйча, утка ыргылып, дошманны җиңгән батырларны онытырга хакыбыз юк. Фашизымны җиңүгә керткән хезмәтләре, тылда бер-берсенә булган әхлакый сыйфатларына баш иябез. Ватанпәрварлекләре өчен, янәшәбездә яшәүче өлкәннәрне хөрмәтлибез.
Яңгул авылында яшәүче Михайлова Анна Николаевнага 19 апрель көнне 90 яшь тулды.
Бүген – 19 апрель көнне Балтачка Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов килде. Ул район җитәкчелеге озатуында Балтачта урнашкан берничә сәүдә ноктасында булып, алкоголь һәм спиртлы продукцияне сату белән кызыксынды. Көндезге сәгатьләрдә район Советының утырышлар залында район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергәлектә алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрнең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча район ведомствоара комиссия утырышы эшчәнлегендә катнашты.
Яңгул авыл җирлеге Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, хәр тол калган сугыш ветераны янында булып, аларның хәлләрен белеп, бәйрәм белән тәбрик итеп, президент буләген тапшырды.