«ДоброГод» акциясе

2018 елның 20 апреле, җомга

     2018 елның 20 апрелендә «ДоброГод акциясе» кысаларында ДЦ «Волонтер» активистлары «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова һәм МББУ «Балтач гимназиясе»нең  педагог-оештыручы Равилә Шәрипова кураторствасы астында «Старт Года Добровольца» дип исемләнгән флешмоб үткәрелде. Әлеге акциянең максаты—хәйриячелекне киңәйтү. Бу флешмобта барлыгы 34 бала катнашты. Активистлар барлык район халкын чарада актив катнашырга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International