Сосна авыл җирлеге яңалыклары. “Батырлык даны – мәңгелек”

2018 елның 20 апреле, җомга

Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә тиздән 73 ел тула. 1418 көн һәм 1418 төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, кешеләр йөзенә салынган ачы сагыш хәтерләрдә мәңге уелып калган. Тормышта купме генә үзгәрешләр, яңалыклар булса да, Ватан хакына үзен корбан иткәннәрне, Җиңү хакына көнне-төнгә ялгап тылда бил бөккәннәрне, гомерен аямыйча, утка ыргылып, дошманны җиңгән батырларны онытырга хакыбыз юк. Фашизымны җиңүгә керткән  хезмәтләре, тылда бер-берсенә булган әхлакый сыйфатларына баш иябез. Ватанпәрварлекләре өчен, янәшәбездә яшәүче өлкәннәрне хөрмәтлибез. 

Бөек җиңүнең 73 еллыгы унаеннан Сосна авылында гомер итүче Фәләхетдинова Фәүзия Лотфулла кызына да авыл җирлеге башлыгы Садиков Рәис Мансур улы тарафыннан президентыбызнын бүләге тапшырылды.  Өлкәннәребезне шушы көндә генә түгел, ә һәрдаим искә алып, кадер-хөрмәттә яшәтсәк иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International