Яңгул авылында яшәүче Михайлова Анна Николаевнага 19 апрель көнне 90 яшь тулды. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов, Балтач үзәк хастаханәсенең баш табибе Газинур Дәүлиевлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.