Балтачта Рәмис Насыйбуллинның якты истәлегенә баскетбол  ярышлары була

2018 елның 20 апреле, җомга

21 апрель - шимбә көнне “Балтач” спорт комплексында  Норма авылы егете Рәмис Насыйбуллинның якты истәлегенә багышланган укучы егет һәм кызлар командалары арасында традицион баскетбол  ярышлары була. 

Башлана: 10.00 сәгатьтә. Ярышка рәхим итегез!

Кыскача аның турында: Балтач районы Норма урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган егет, Казан университетының юридик факультетын фәкать бишле билгесенә генә бетереп, Татарстан Югары судында эшли иде. Киләчәге зур иде Рәмиснең.

Укыган вакытларында аеруча баскетболны үз иткән Рәмис истәлегенә аның классташлары, Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин тырышлыгы белән баскетбол ярышлары уздырып киләләр. Билгеле, иң зур ярдәмне энекешләре Рәмзил һәм Рушан Насыйбуллиннар күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International