ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе
18 апрель көнне Кили мәдәният йортының драма берләшмәсенә йөрүче үзешчәннәре Әтнә дәүләт драма театрында "Идел-йорт" фестивалендә драматург М.Гыйләҗевның "Казан егетләре" спектакле белән катнашты.

24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

23 апрель көнне Борнак авыл китапханәсе авылыбызның иң өлкән кешесе,тыл ветераны Габделхаков Рафаэль абыйга  үзе яраткан әсәрләрне илтеп бирү оештырды.Бөек Җиңүнең 73 еллыгы якынлашкан көннәрдә хөрмәтле тыл ветераныбыз күрсәткән хезмәтебезгә зур рәхмәтен белдерде.

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаенан Балтач районы “Наз” үзәгенең тернәкләндерү бүлекчәсенә Дорга авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре “Мәңге яшәгез” исеме астында хәйрия концерты белән килделәр.

Татарстан Республикасы буенча барган «Мәрхәмәтле ел» акциясе кысаларында агымдагы елның 23 нче апрелендә Балтач районы “Наз” үзәгенең социаль тернәкләндерү  бүлекчәсендә “Георгий тасмасы” исеме астында патриотик акциясе старт алды.

“Өлкәннәр hәм инвалидлар куркынычсызлыгын саклау” программасы кысаларында 2018 елның 23 апрелендә Балтач районы “Наз” үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

21 апрель көнне Борнак авыл китапханәсендә  татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга карата  яшьләр белән “Яз.Шигърият.Тукай” исемле “могҗизалар  кыры”уены үткәрелде.Бу уенда яшьләр бик актив катнашып чара күңелле үтте.    

 20 апрель көнне Борнак авыл китапханәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында “Тукай  безнең  күңелләрдә” исемле әдәби кичә 1-4 сыйныф укучылары катнашында үткәрелде.Габдулла Тукай сүзләренә язылган  җырлар җырланды һәм шигырьләрен сөйләделәр.Кичә бик  җанлы үтте.

2018 елның 21 апрелендә «ДоброГод» акциясе кысаларында «Наз» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзегенен социаль педагогы Наталья Закирова «Презентация Волонтерства» дип исемләнгән дәрес уздырды. 


20
апрель, 2018 ел
җомга

Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән кайнар котлыйм. 
Бүгенге көндә унсигез авыл җирлеген берләштергән Балтач муниципаль районында халык мәнфәгатьләрен кайгырту иң беренче планга куела. Җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы һәм аның кешеләр белән дөрес мөнәсәбәте тулаем җәмгыятьнең кәефенә дә уңай йогынты ясый. Авыл халкын борчучы барлык проблемалар да җирле хакимияттә хәл ителергә тиеш. Авылның яшәеше, социаль-икътисади көнкүреше турыдан-туры аларга барып тоташа. Алар оста оештыручы да, психолог та, әңгәмәче дә, идарәче дә булырга тиешләр.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Диния Нәзарәтенең рәсми делегациясе Балтач районына эшлекле сәфәр кылды. Сәфәр кысаларында Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мөфтине Бөрбаш авылында ачылачак «Ярдәм» мөселман пансионаты белән таныштырдылар. Пансионат яңа уку елыннан эшчәнлеген башлар дип көтелә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International