Татарстан Республикасы буенча барган «Мәрхәмәтле ел» акциясе кысаларында агымдагы елның 23 нче апрелендә Балтач районы “Наз” үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Георгий тасмасы” исеме астында патриотик акциясе старт алды. Чара вакытында бүлекчә белгече Анжелика Кузнецова әлеге акциянең, тасманың килеп чыгышы тарихы белән таныштырды, бүгенге көндәге әһәмияте турында сөйләде. Аннан соң бүлекчә хезмәткәрләре тернәкләнүчеләргә георгий тасмасы бүләк иттеләр.
Кешелек тарихында күпләрнең тырышлыгы, сабырлыгы аркасында, илебезнең дәхшәтле сугышта җиңеп чыгуын искә алып, буыннан буынга җиткерү- акциянең төп максаты иде.
Шул ук көнне «Наз» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова “Волонтер” үзәге активистлары белән берлектә акцияне Балтач шәһәр тибы поселыгында үткәрделәр. Активистлар урамда һәр кешегә Георгий тасмасы өләштеләр. Алар үзләренең бу гамәлләре белән Сугыш ветераннарына, туган илебез тарихына карата ихтирамнарын күрсәттеләр.