Җинүгә багышлап....

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаенан Балтач районы “Наз” үзәгенең тернәкләндерү бүлекчәсенә Дорга авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре “Мәңге яшәгез” исеме астында хәйрия концерты белән килделәр. Концертта өлкәннәрнең һәм балаларның чыгышлары төрлечә: моңлы җырлар да, сугыш чорына багышланган  шигырьләр дә, биюләр дә башкарылды. Чара ахырында концертта катнашучылар өлкәннәр белән бергә шул чорда башкарылган җырларны искә төшерделәр.

Йомгаклау өлешендә тамашачылар Дорга мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәт йөзеннән эшләрендә уңышлар теләп, теләк, тәкъдимнәрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International