“Өлкәннәр hәм инвалидлар куркынычсызлыгын саклау” программасы кысаларында 2018 елның 23 апрелендә Балтач районы “Наз” үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.
Экскурсияне бүлекчәнең җитәкчесе Радик Мингазов үткәрде. Ул иң элек бүлекчә эшчәнлеге белән таныштырып үтте, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтте.
Экскурсия барышында Радик Махмутович янгын вакытында коткаручылар кия торган махсус киемнәр, янгын сүндерү, юл - транспорт хәлакәте вакытында кулланыла торган җайланмалар турында сөйләде.
Экскурсия ахырында кабаттан янгын килеп чыга калса кая, ничек хәбәр итү телефон номерларын әйтеп үтте. Бу экскурсия тернәкләнү узучыларда зур кызыксыну уятты.