ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

     2018 елның 26 апрелендә Халыкара радиация һәлакәтләре һәм бәлаказалары корбаннарының 32 еллыгын искә алу көне уңаеннан “Наз” үзәге белгечләре 22 райондашыбызга өйләренә барып азык-төлек пакеты һәм 2018 елның икенче яртыеллыгына “Моя газета” гәҗитенә язылу квитанцияләрен тараттылар.

25 апрель көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин шәхсән үзе, Бөек Җүнең 73 еллыгы уңаеннан, ветераннар янында булып, хәл-әхвәлләрен белешеп, Бөек Җиңүгә керткән зур өлешләре, фидакарь хезмәтләре өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның  һәм үзенең Котлау хатларын һәм бүләкләрен тапшырды. Бүгенге көндә районда 14 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның сафы елдан-ел кими... 5 ел элек - 2013нче елда алар 44 иде бит...

23 апрель көнне Куныр мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 75 еллыгын лаеклы каршылау максатында "Җиңү язын якынайткан безнең җырлар" дип исемләнгән бәйге старт алды.
25 апрель көнне Кенэбаш авыл клубында Г.Тукайның туган көне уңаеннан балалар өчен"Яраткан әкиятләребез" дигән рәсем кургәзмәсе эшләде.

25 апрель көнне Балтач үзәк китапханәсендә “Китап тылсымы” исеме астында “Библиотөн-2018” акциясе үткәрелде. Үз эченә күптөрле  эш алымнарын алган әлеге чара бай эчтәлекле һәм күңелле узды. Кичәгә килгән китап укучыларыбызга “Йомры икмәк” рус халык әкиятенең заманча варианты тәкъдим ителде. Әдәби кунакханәдә 2018 ел – Татарстанда Ш.Мәрҗани һәм Л.Толстой елы уңаеннан, “Балкып янар йолдызлар” исеме астында мәшһүр шәхесләрнең иҗатлары һәм тормыш юллары белән таныштырылды. Әдилә Гарипова, Таһир Садыйков, Нәргизә Шәмсетдиновалар үзләренең кул эшләре белән таныштырып, мастер-класс  үткәрделәр.  “Ач, шигьрият, серләреңне...” дип исемләнгән әдәби кафеда шифалы үләннәрдән әзерләнгән чәй өстәле артында, китап  укучыларыбыз шигырьләр, җырлар тыңладылар. Якташ шагыйрәләребезнең шигырьләре дә күңелләргә үтеп керде.

Чепья балалар китапханәсендә Г.Тукай көнгә багышланган  "Тукай иленә сәяхәт" исемле әдәби уку үткәрелде.  Урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнен   балалар өчен язылган әкият-шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар.

Балалар куркынычсызлыгы буенча ата-аналарга киңәшләр.


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

25 апрельдә Смәел авыл китапханәсе укучы балалар белән “ И мөкатдәс моңлы сазым”исеме астында Г.Тукай шигырьләрен уку кичәсе оештырды.  “Яз шагыйре-Габдулла Тукай”китап күргәзмәсендә  Г.Тукайның соңгы елларда нәшер ителгән китаплары тәкъдим ителде,авылыбыз остасы Габдулла абый Гыйззәтуллинның”Су анасы”, “Шүрәле”эшләнмәләре урын алды.

«Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Җиңү агачы" дигән акция игълан ителде. 

21 апрель көнне Кили мәдәният йорты үзешчәннәре Салавыч мәдәният йортында Мөхетдинов Даниярның сәламәтлеген тернәкләндерүдә булышу максатыннан М.Гыйләҗевның "Казан егетләре" спектаклен күрсәтте. Спектакльне тамашачы бик җылы кабул итте . Җыелган акча Даниярның әнисенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International