Балтачта Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңү көне белән котладылар

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек Җүнең 73 еллыгы уңаеннан, районыбызның сугыш ветераннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинның Котлау хатларын һәм бүләкләрен тапшырдылар. 
Бүгенге көндә районда 14 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның сафы елдан-ел кими... 5 ел элек - 2013нче елда алар 44 иде бит...

Кичә, 25 апрель көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин шәхсән үзе ветераннар янында булып, хәл-әхвәлләрен белешеп, Бөек Җиңүгә керткән зур өлешләре, фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен һәм котлауларын ирештерде.

Шулай ук бу тантаналы чарада район хәрби комиссариаты хезмәткәре Рафаэль Шакиров, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм һәр җирлекнең башлыгы да катнашты. Алар ветераннарны 9 Май көнне район үзәгендә узачак зур тантаналы чарага чакырдылар. 

Район башлыгы Рамил Нотфуллин район үзәк хастаханәсендә дәваланучы Түнтәр авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Газизов Вагыйз Газизович янында булып, хәлен белде, истәлек бүләге тапшырды. Вагыйз абыйга быел 95 яшь тула. Исән-сау булып гомер бәйрәмен каршыларга насыйп булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International