25 апрель көнне Балтач үзәк китапханәсендә “Китап тылсымы” исеме астында “Библиотөн-2018” акциясе үткәрелде. Үз эченә күптөрле эш алымнарын алган әлеге чара бай эчтәлекле һәм күңелле узды. Кичәгә килгән китап укучыларыбызга “Йомры икмәк” рус халык әкиятенең заманча варианты тәкъдим ителде. Әдәби кунакханәдә 2018 ел – Татарстанда Ш.Мәрҗани һәм Л.Толстой елы уңаеннан, “Балкып янар йолдызлар” исеме астында мәшһүр шәхесләрнең иҗатлары һәм тормыш юллары белән таныштырылды. Әдилә Гарипова, Таһир Садыйков, Нәргизә Шәмсетдиновалар үзләренең кул эшләре белән таныштырып, мастер-класс үткәрделәр. “Ач, шигьрият, серләреңне...” дип исемләнгән әдәби кафеда шифалы үләннәрдән әзерләнгән чәй өстәле артында, китап укучыларыбыз шигырьләр, җырлар тыңладылар. Якташ шагыйрәләребезнең шигырьләре дә күңелләргә үтеп керде.