Балалар куркынычсызлыгы буенча ата-аналарга киңәшләр.
1. Өйдә Интернет челтәре белән эшләү өчен кагыйдәләр исемлеге төзегез һәм аны берсүзсез үтәүне таләп итегез;
2. Интернетка тоташтырылган компьютер гомуми бүлмәдә булырга, һәрвакыт ата-аналарның күз алдында булырга тиеш;
3. Балалар белән аларның Интернет челтәрендәге дуслары турында сөйләшегез, алар турында күбрәк белергә тырышыгыз, әлеге кешеләр аларга таныш икәненә инаныгыз;
4. Кирәк булмаган контент өчен чикләүләр куегыз;
5. Балаларның Интернетта танышкан дуслары белән очрашуларына каршы булыгыз;
6. Баланы шәхси информацияне башка кешеләргә җиткермәскә, шикле электрон хатларга җавап бирмәскә өйрәтегез;
7. Балага үзегездән башка программалар куюны чикләгез;
8. Интернет белән бәйле янаулар һәм шөбһәләр турында хәбәр итәргә кирәклеген аңлатыгыз;
9. Балалар утырган сайтлар белән танышыгыз; һ.б.