2018 елның 25 апрелендә Балтач районының “Наз” үзәгендә янгын вакытында үз- үзеңне тоту буенча тактик өйрәнүләр уздырылды.
Бүген – 28 апрель көнне Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссия утырышы булды. Утырышында комиссия әгъзаләре; район башкарма комитетынын бүлек мөдирләре, авыл җирлеге башлыклары; «Кайтаваз» радиосы һәм «Хезмәт» район газетасыннан журналистлар катнашты. Әлеге утырышта язгы хезмәт бәйрәме көннәрендә һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан бәйрәм уздыру чаралларында террорчылык актларын кисәтү, җәмгыять куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә әзерлек чаралары турында сөйләшенде.
Балтач урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Сагитова Гүзәл (укытучысы Гафарова Ризилә Нурхамматовна) һәм Балтач гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Залялов Илдар (укытучысы Залялова Алсу Икрамовна) 17 – 25 апрель көннәрендә экология фәне буенча Санкт-Петербург шәһәрендә Бөтенрәсәй олимпиадысының йомгаклау этабында катнашып, призлы урыннар яулап кайттылар. Аларны шушы зур уңышлары белән котлыйбыз һәм алдагы тормышында да җиңүләр теләп калабыз!
25 нче апрель көнне Казанда Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр. Бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында уздырыла.
Республика буенча барган «Мәрхәмәтле ел» акциясе кысаларында агымдагы елның 25енче апрелендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү дәүләт автоном оешмасының социаль тернәкләндерү бүлегендә “Җиңү агачы” исеме астында акция булып узды.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын Балтач муниципаль җирлеге башлыгы Нотфуллин Рамил Рашит улы котлады һәм Татарстан Президенты исеменнән истәлекле бүләкләрне тапшырды.