Республика буенча барган «Мәрхәмәтле ел» акциясе кысаларында агымдагы елның 25енче апрелендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү дәүләт автоном оешмасының социаль тернәкләндерү бүлегендә “Җиңү агачы” исеме астында акция булып узды. Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиев һәм волонтерлар катнашында бүлекчә тирәсенә истәлек итеп ылыслы агачлар утыртылды.
Аннары ветеран 28 тернәкләнү узучыга дәхшәтле сугыш елларын, авыр чакларын искә алып сөйләп узды. “Җиңү агачлары – миннән истәлек булып калсын”,- дип йомгаклады ул үз чыгышын.
Әлеге чаралар ветераннар батырлыгын хәтердә саклап, үсеп килүче яшьләрнең күнелләрендә калдырып, буыннан - буынга җиткерергә ярдәм итә.