Бүген – 28 апрель көнне Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссия утырышы булды.
Утырышында комиссия әгъзаләре; район башкарма комитетынын бүлек мөдирләре, авыл җирлеге башлыклары; «Кайтаваз» радиосы һәм «Хезмәт» район газетасыннан журналистлар катнашты.
Комиссия утырышын район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров алып барды.
Комиссия утырышында язгы хезмәт бәйрәме көннәрендә һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан бәйрәм уздыру чаралларында террорчылык актларын кисәтү, җәмгыять куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә әзерлек чаралары турында сөйләшенде.
Әлеге җитди көнүзәк мәсьәләгә карата Балтач район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмгыять тәртибе буенча урынбасары Фәнис Газизуллин чыгыш тыңланды. Ул бәйрәм ялларында халык күп йөри торган урыннарда һәм авыл җирлекләрендә халык дружинасы (ДНД) вәкилләре белән рейдлар үткәрергә, 1-12 май көннәрендә һәйкәлләр янында кизү торуларны оештырырга кирәклеген ассызыклады. Таныш булмаган, шикле кешеләр күренгәндә тиешле хокук саклау органнарына яки җирлек башлыгына кичекмәстән хәбәр итәргә кирәклеген искәртте.
Утырышта түбәндәге карарлар чыгарылды:
-Идарә оешмаларына торак йортларның подъездлары, чардаклар һәм подвал биналарында куркынычсызлык чаралары күрү мөһим. Халык уяулыгын югалатмаска тиеш, танып белмәгән, шикле кешеләр вакытында эчке эшләр бүлегенә хәбәр ителергә тиешлеген тагын бер кат ассыззыклап үтәргә кирәк.
-Халык күпләп җыела торган исемлеккә кертелгән объект җитәкчеләренә кабаттан террорчылыкка каршы тору чараларны оештыру буенча җаваплы хезмәткәрләрне билгеләргә, оештыру чараларын яхшыртырга, яңгынга каршы автоматик сигнализация, тревога кнопкаларының төзеклеген тикшерергә тәкъдим ителә.
Рамил Шакиров: “Хөрмәтле комиссия утырышында катнашучы җитәкчеләр бәйрәмнәр вакытында район халкының иминлеген саклау, терроризм куркынычсызлыгына каршы чаралар күрү, учреждениеләрдә, оешмаларда терроризм һәм экстремистлыкка каршы җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү безнең барыбызның да бурычы!” дип тәмамлады.