19 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Бөтенроссия “Кичке китапханә” кысаларында “Китапның сихри көче” дип аталган кичә узды. Китапханәбез кунаклары булган Балтач бистәсенең №3 балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын (җитәкчеләре Федорова С.А.) “Йомры икмәк” исемле рус халык әкияте геройлары каршы алды. Алар нәниләрне төрле каршылыклар аша китапханәнең уку залына алып керделәр. Кичә барышында кечкенә китап укучыларыбыз китапханәгә йөрү тәртипләре, китап уку кагыйдәләре, алар өчен булган әдәбият белән танышып, төрле уеннарда көч сынаштылар. Чарабызны атаклы балалар язучысы Э.Успенскийның кечкенә герое Федорның Простоквашинодагы маңараларына нигезләнеп эшләнгән “Трое в Простоквашино” исемле мультфильмын карау төгәлләде.