Нотфулла Әхмәдулла улы Әхмәдуллинга 18 апрель көнне 90 яшь тулды

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

   Смәел авылында гомер итүче Нотфулла Әхмәдулла улы Әхмәдуллинга 18 апрель көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина,  Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов, имам Шамил Хаҗиев,  җаваплылыгы чикләнгән “Смәел” җәмгыятенең баш икътисадчысы Розалия Фазылҗановалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International