Үзарасалым акчалары нәтиҗәле һәм максатчан тотылырга тиеш.

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

 Бүген – 17 апрель көнне район Советының утырышлар залында авыл җирлеге башлыклары, җирлекләрнең  башкарма комитеты җитәкчеләре һәм бухгалтерлары катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары  Илшат Галимуллин алып барды.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Кече Лызи авыл җирлегендә районның Контроль хисап палатасы үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча районның Контроль хисап палатасы рәисе Равил Кәримов чыгыш ясады. Ул бу җирлекнең финанс эшчәнлеге буенча тулы бәя бирде, керемнәр һәм чыгымнар мәсьәләләренә, бюджет акчасы тотылышына,  таләпләр үтәлешенә тукталды.

2. 2018 елда халыктан җыелган үзарасалым акчаларының  нәтиҗәле һәм максатчан тотылышы буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары  Илшат Галимуллин үз чыгышында җирлекләрдә каралган мәсьәләләрне хәл итү өчен агымдагы елда башкарылачак эшләрне оештыру, бу акчаларга сатып алу, ягъни закупка үткәрү тәртибен аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International