2018 елның 9 апрелендә «Без Тормышны сайлыйбыз» дип исемләнгән акция

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

2018 елның 9 апрелендә “Дети России-2018” ведомствоара профилактик операциясе кысаларында ДЦ «Волонтер» активистлары «Наз» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова җитәкчелегендә балигъ булмаган балалар инспекторы Ләйсән Назипова һәм полициянең муниципаль хезмәткәрләре Ляйлә Низамиева һәм Раушания Накипова «Без Тормышны сайлыйбыз» дип исемләнгән акция уздырды. Әлеге акция барышында тәмәке тартуның, алкоголь эчемлекләрнең, наркотикларның кеше организмына начар тәэсире турында таныштылар. Волонтерлар “Үзеңнең һәм якыннарынның гомерен саклап калу», «Уяу булыгыз», «Мин алкогольга каршы!» дип исемләнгән буклетлар таратылды. Белгечләр барлык район кешеләрен сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә, начар гадәтләрдән баш тартырга чакырдылар. Чарада барлыгы 76 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International