Иске Салавыч авылында яшәүче Хөсәенова Минҗамал Нәсыйх кызына 8 апрель көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыяте директоры Айнур Нотфуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.