Бу елгы Сабантуй бәйрәмнәре хөрмәтле сугыш ветераннарына аеруча истәлекле булды. Аларга Татарстан Президенты Рөстәм Миӊнеханов Указы белән бирелгән «Хезмәттәге батырлык өчен» медальләрен тапшыру булды. Смәел авылыннан Фатыйма Нәбиева, Бөрбаштан Нурҗиһан Хөснетдинова һәм Кенәдән Тәскирә Галимуллина апаларны котларга район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм бер төркем җитәкчеләр килде.
Көндез 18 июньдә, 19 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә.
16 июнь көнне Балтачта Шушма елгасы буенда, матур аланлыкта урнашкан “Сабантуй» паркында район Сабан туе булды. Һава торышының аяз булуы халыкка табигатьтә бәйрәм итәргә мөмкинлек булдырды. Мәйдан тутырып килгән халык игътибарына театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Районның үзәкләштерелгән авыл клублары челтәре һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать коллективлары, гармунчылар, балалар сәнгать мәктәбе укучылары тырышлыгы белән әзерләнгән ачылыш тантанасы бәйрәмебезне зурлап кайткан кунаклар һәм райондашларыбыз күңеленә дә хуш килде. Ә инде Сабантуй мәйданына бизәлгән җигүле атлар керү бәйрәмебезгә үзгә бер ямь өстәде. Балтач Сабан туе тыныч, имин шартларда, оешкан рухта үтте.
15.06.2018 Нөнәгәр авылында Сабантуй үтте
17.06.2018 Закировлар Алтын туйларын билгеләп үттеләр
Быел бу мәртәбәле исемгә Муса Җәлил премиясе лауреаты, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», мәгариф ветераны - Җәмилә Абдулла кызы Сибагатуллинага, Нөнәгәр авылыннан озак еллар “ВЛКСМның 50 еллыгы” исемендәге колхоз рәисе булып эшләгән, бүгенге көндә Нөнәгәр авыл җирлеге каршындагы ветераннар Советы рәисе, хезмәт ветераны - Наил Салих улы Салиховка, “Сорнай” авыл хуҗалыгы җәмгыятенең сыер саву операторы - Ирина Владимир кызы Алексеевага һәм академик, химия фәне галиме Әхмәт Мазһар улы Мазһаровка (кызганыч, билегеле сәбәпләр аркасында Әхмәт Мазһаров катнаша алмады) “Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданины” исеме бирелде.
Россия Федерациясенең Урман кодексына үзгәрешләр кертелде
14 ел рәттән матур традиция буенча Радик һәм Асия Закировлар гаиләсе 2018 елның 14 июнендә «Чын кунелдән» дип аталган хәйрия чарасы уздырдылар. Бәйрәмдә 166 инвалид бала чакырулы иде.
13 июнь көнне Кече Лызи урта мэктэбендэ “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен психологы Гүзәл Зиганшина наркотикларга каршы профилактик дәрес үткәрде.
Балтач районы Сабан туе 16 июньдә була, ә ат чабышы, гадәттәгечә, "Сабантуй" паркы янәшәсендәге мәйданда уза. Ул 7 төрдән торачак:
- Татарстаннан читтә туган ярымтокымлы атлар – 1800м
- Район җирлегендә тәрбияләнүче ярымтокымлы бияләр – 1200 м.
- Район җирлегендә тәрбияләнүче ярымтокымлы айгырлар – 1800 м.
- Татарстанда туган чиста токымлы бияләр – 1200 м.
- Татарстанда туган чиста токымлы айгырлар – 1800 м.
- Татарстаннан читтә туган чиста токымлы атлар – 1800 м.
- Гарәп токымлы атлар – 1200м.