21 июнь көнне Куныр авыл китапханәсендә "Наркомания- тормыш афәте" темасына әңгәмә уздырылды.
Нөнәгәр авылында яшәүче Гарипова Динә Шәйхетдин кызына 20 июнь көнне 90 яшь тулды.
21 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә 12-17 м/с, урыны белән до 22 м/с тизлектәге җил булуы көтелә
19 июнь көнне Чепья авылы балалар китапханәсендә "Сихри пәрдә дөньясы" исемле әңгәмә үткәрелде.
20 июньдә "Сосна" җәмгыятендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюз комитеты утырышы булып узды.
Курамъял авылында яшәүче Габделхаликова Фәүзия Гыйләҗ кызына 19 июнь көнне 90 яшь тулды.
20 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр, 15-20 м/с көчле җил, урыны белән 21-26 м/с җил булуы ихтимал
Хәтер һәм кайгы көнендә Балтач районында 21 һәм 22 июнь көннәрендә сугыш корбаны булучылар искә алына. 21 июнь кичендә район яшьләр эше һәм спорт бүлеге тарафыннан актив яшьләр катнашында "Батырлар аллеясы"нда мәңгелек ут янында хәтер көнен искә алу уңаеннан шәмнәр кабызу оештырылачак. Ә 22 июньдә көндезге сәгатьләрдә районкүләмендә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашулар үткәрү планлаштырыла, һәйкәлләр янында митинг узачак.
2018 ел — " Россиядә волонтерлар елы" буларак мәгълүм. Кемнәр соң алар диярсез, волонтерлар — игелек кылучылар. Соңгы елларда мәктәпләрдә, район социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырыла торган чараларда волонтер исеме белән аталучы укучылар төркеме күзгә чалына башлады. Волонтерлар турында ишеткән, хәтта аларны күргәнебез булса да, тулырак мәгълүматны белеп бетермибез. «Волонтер» - инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Алар элеккеге тимурчыларны хәтерләтә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылып торалар. Укучылар яки яшьләр арасында тырыш, уңганнар гына волонтерлык эшен җиренә җиткереп башкара ала. Алар ихластан хәйрия эшләрендә дә катнашалар, ялгыз картларга, өлкәннәргә, ятимнәргә ярдәм итәргә ашыгалар. Берьяктан аларны социаль хезмәткәрләр белән дә тиңләп була, ләкин волонтерларга хезмәт хакы түләмиләр. Белгәнебезчә, меңләгән кеше үз гомерендә бик күп яхшылыклар эшли, чит-ятка да ярдәм кулы суза һәм моның өчен бернәрсә дә сорамый. Моның белән ул үзенә канәгатьләнү ала, игелек кыла, кешелек җәмгыяте каршындагы бурычын үти.
Татарстан Республикасының “Инженерная Республика» проекты Мәгариф һәм Фән министрлыгы җитәкчелегендә А.Н.Туполев ис. КНИТУ-КАИ белән берлектә төзелә.