Татарстан Республикасының “Инженерная Республика» проекты Мәгариф һәм Фән министрлыгы җитәкчелегендә А.Н.Туполев ис. КНИТУ-КАИ белән берлектә төзелә. Аның кураторы булып Мәгариф һәм Фән министры урынбасары Хадиуллин И.Г. тора. 2018/2019 уку елында бу проектны Балтач муниципаль районында “Балтач гимназиясе” базасында 1нче һәм 5нче сыйныфларда кертү планлаштырыла, проект өстәмә белем бирү кысаларында үтә. 20нче июнь көнне 17.00 сәгатьтә әти – әниләргә тулырак мәгълүмат бирү максатыннан Казан шәһәренең МАОУ “Лицей - инженерный центр» җитәкчелеге җыелыш уздыра. 1нче һәм 5 нче сыйныф укучыларының әти – әниләре чакырыла.