"Хәтер уты" Бөтенрәсәйкүләм акция

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. 

Хәтер һәм кайгы көнендә  Балтач районында 21 һәм 22 июнь көннәрендә сугыш корбаны булучылар искә алына. 21 июнь кичендә район яшьләр  эше һәм спорт бүлеге  тарафыннан актив яшьләр катнашында  "Батырлар аллеясы"нда  мәңгелек ут янында  хәтер көнен искә алу уңаеннан шәмнәр кабызу оештырылачак. Ә 22 июньдә көндезге сәгатьләрдә  районкүләмендә  Бөек Ватан сугышы һәм тыл  ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашулар үткәрү планлаштырыла, һәйкәлләр янында митинг узачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International