Нөнәгәр авылында яшәүче Гарипова Динә Шәйхетдин кызына 20 июнь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү кооперативы рәисе Фердинанд Хәйруллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.