Хөрмәтле райондашларыбыз! Ерак араларны якын итеп, туган якны сагынып кайткан кадерле кунаклар! Шушы көннәрдә барлык мөселманнарыбыз һәм татар халкы күркәм бәйрәмнәрне каршы алырга әзерләнә. Шул хөрмәттән, сезне, район башкарма комитеты, район Советы исеменнән Ураза гаете һәм милли бәйрәмебез – Сабантуйлары белән котларга рөхсәт итегез.
12 июнь - "Россия көне" районыбыз тарихында әһәмиятле вакыйгалар белән истә калыр мөгаен. Бүгенге тантаналы көндә район башлыгы Рамил Нотфуллин ТР Президенты Указы белән районыбыз җирлегендә яшәүче ике Бөек Ватан сугышы ветеранына "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды. Кече Лызи авылында гомер итүче Анатолий Кузьмич Медведев һәм Иске Салавыч авылыннан Мөхлис Хәбибулла улы Хәбибуллин әлеге медаль ияләре булдылар. Рамил Нотфуллин ветераннарга ил алдында куйган батырлыклары өчен рәхмәтен белдереп, исәнлек-саулык, иминлек теләде.
Яңгул авылында яшәүче Шакирова Салисә Шәмсетдин кызына 9 июнь көнне 90 яшь тулды.
1 июнь көнне балалар өчен оештырыласы бәйрәм һава торышы начар тору сәбәпле кичектерелгән иде – бүген 9 июнь көнне әлеге бәйрәм чарасы оештырылды. Бәйрәмнең төп сәбәпчеләре булган балаларга - күңел ачу программасы оештырылган иде. Районыбыз балаларын бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов котлады.
2 июньгә кадәр республика халкы үзенә ошаган парклар һәм җәмәгать урыннары өчен тавыш бирә ала.
2018 елнын 9 июнь көнне Балаларны яклау көне уңаеннан социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Наталья Закирова һәм Гүзәл Зиганшина «Волонтер» узәгенен активистлары белэн берлектэ “Минем дустым” дип исемләнгән акция уткәрделәр.
Бәйрәм көннәрендә күп функцияле үзәкләрнең эш вактылары бирелә
8 июнь көнне район мәдәният йортында район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, бюджет оешмаларының директорлары һәм мөдирләре катнашында чираттагы киңәшмә узды. Бу киңәшмәдә көн тәртибендә төп тема буларак, ягулык сезонына әзерлек мәсьәләсе каралды. Бу максаттан, районның бюджет оешмалары җитәкчеләре игътибарына Ростехнадзорның Идел буе идарәсе буенча ягулык сезонына әзерлек буенча җаваплы территориаль дәүләт инспекторлары: Әхмәтҗанов Рөстәм Гайсович, Шәмсетдинов Илдар Мансурович, Сабиров Илһам Әнәсович, Сабирҗанов Радик Рамилевич үз чыгышларында яңа ягулык сезонына карата булган кагыйдаләр һәм таләпләр турында искәрттеләр.
27 июньдә районда "Яшьләр көне" билгеләп үтелә, шул уңайдан 19.00 сәгатьтә районыбызда яшь гаиләләр арасында популярлашып баручы "Коляскалар парады" конкурсы үткәреләчәк, әлеге конкурс нәтиҗәсендә иң үзенчәлекле бала арбасы ясаучылар ачыкланачак.
Балтач муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге район яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә "Бала арбалары парады" - "Парад колясок" дип аталган бәйге игълан итә. Конкурста балалары белән ата-аналар катнаша ала. Мөһим шарт: баланың яше 5 яшьтән артмаска тиеш.
7 июньдә Көшкәтбаш авыл китапханәсендә ”Табигать язмышы – безнең язмыш”- дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм ”Табигатьнең җан авазы” дигән темага күзәтү үткәрелде.