Бөек Ватан сугышы ветераннарына Сабантуйга Дәүләт бүләге 

2018 елның 18 июне, дүшәмбе
Бу елгы Сабантуй бәйрәмнәре хөрмәтле сугыш ветераннарына аеруча истәлекле булды. Аларга Татарстан Президенты Рөстәм Миӊнеханов Указы белән бирелгән «Хезмәттәге батырлык өчен» медальләрен тапшыру булды. Смәел авылыннан Фатыйма Нәбиева, Бөрбаштан Нурҗиһан Хөснетдинова һәм Кенәдән Тәскирә Галимуллина апаларны котларга район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм бер төркем җитәкчеләр килде. Еллар узган саен бүгенге вакыйгалар инде бик истә дә тормый, әмма элекегеләре һич баштан чыкмый, ди Тәскирә апа. Бу чын герой гүзәл батырларыбыз сугыш елларында гына түгел, ә илебезне, районыбызны сафка бастырырга нык тырышлык куйган шәхесләр, Сезнеӊ исемнәрегез тарихка алтын хәрефләр белән язылган, без Сезнеӊ белән горурланабыз, диде район башлыгы Дәүләт бүләкләрен  тапшырганда.

Чыганак: "Хезмәт" газетасы. 

Фоторепортаж http://baltaci.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/sabantuyga-dlt-blge-fotoreportazh

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International