16 июнь көнне Балтачта Шушма елгасы буенда, матур аланлыкта урнашкан “Сабантуй» паркында район Сабан туе булды. Һава торышының аяз булуы халыкка табигатьтә бәйрәм итәргә мөмкинлек булдырды. Мәйдан тутырып килгән халык игътибарына театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Районның үзәкләштерелгән авыл клублары челтәре һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать коллективлары, гармунчылар, балалар сәнгать мәктәбе укучылары тырышлыгы белән әзерләнгән ачылыш тантанасы бәйрәмебезне зурлап кайткан кунаклар һәм райондашларыбыз күңеленә дә хуш килде. Ә инде Сабантуй мәйданына бизәлгән җигүле атлар керү бәйрәмебезгә үзгә бер ямь өстәде.
Бәйрәмгә килгән кунаклар шулай ук авыл йорты, каралты-курасы күренеше белән дә таныша алды. Паркка килеп керүгә үк махсус төзелгән йортның ишегалды күренеше берәүне дә битараф калдырмады. Күргәзмә- әсбаплар белән тулыландырылган бу каралты-кура музей йортны хәтерләтә иде. Келәттә эш кораллары, көнкүрештә кулланыла торган җиһазлар белән тулган иде. Биредә районыбыз җирлегендә тормыш алып барган татар, керәшен, удмурт, мари, рус халкының сакланып калган әйберләре урын алган иде. Бу музей-йорт, икенче төрле әйтсәк: шәхси хуҗалык биләмәсен хәтерләтүче корылма райондашлар һәм бәйрәмебез кунаклары күҗеленә хуш килде.