7 нчы февраль көнне Түбән Сосна авылы Мәдәният йортында гражданнар җыены булып узды. Җыенда финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ильясов Рафис Мәгъсум улы, "Сосна" ҖЧҖ директоры Ситдиков Фирдәүс Габдулла улы, Сосна авыл җирлеге башлыгы Габдрахманов Фәнил Сәлим улы, җирлек депутатлары, шулай ук авыл халкы катнашты.
11 февраль көнне Карадуган авыл китапханәсендә, 2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы уңаеннан , “Бар һөнәр мактаулы “исемле уен формасында чара үткәрелде.
9 февраль көнне “Балтач” универсаль спортзалында 2001-2002 нче елгы егетләр арасында Алмаз Нотфуллин истәлегенә район беренчелеге буенча көрәш ярышы узды.
Татарстан Республикасы буенча монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең район территориясенә визиты 2019 елның 11 февралендә ясалды. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина килде.
8 февраль көнне Карадуган авылы мәдәният йортында гражданнар жыены булды. Анда Карадуган авыл җирлеге башлыгы Ш.В.Низамиев, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф.Гайнетдинов, Арбаш, Карадуган, Тау Зары авыллары халкы катнашты.
9 февраль көнне балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Карадуган хоккей мәйданчыгында , 2001-2003 нче елгы яшүсмер егетләр арасында “Себер тракты- Муса Җәлил” музее призына хоккей ярышы уздырды.
9 февраль көнне Кукмара район мәдәният йортында «Многозвучный Татарстан» дип исемләнгән традицион музыка уен коралларында башкаручыларның республика фестиваль-конкурсы узды (2019).
Балтач районы үзәк хастаханәсендә 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча медсовет утырышы булды.
2019 елның 8нче февраль көнне Салавыч мәдәният йортында гражданнар җыелышы узды.
7 февраль көнне Яңгул авыл мәдәният йорты драма коллективы районкүләм "Хикмәтле дә, серле дә театр" дип исемләнгән бәйгедә катнашып, Р. Сәгъдиевнең "Алсу томаннар"әсәрен сәхнәләштерде.