Сосна авыл җирлеге яңалыклары. 7 февраль көнне халык җыены узды

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

7 нчы февраль көнне Түбән Сосна авылы Мәдәният йортында гражданнар җыены булып узды. Җыенда финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ильясов Рафис Мәгъсум улы, "Сосна" ҖЧҖ директоры Ситдиков Фирдәүс Габдулла улы, Сосна авыл җирлеге башлыгы Габдрахманов Фәнил Сәлим улы, җирлек депутатлары, шулай ук авыл халкы катнашты.

Гражданнар алдында Сосна авыл җирлегендә 2018 елда эшләнгән  эшкә хисап белән һәм 2019 елга булган максатлар турында Габдрахманов Ф.С. чыгыш ясады, Балтач муниципаль  районы  эшчәнлеге турында Ильясов Р.М. хисап тотты. Чыгышлардан соң җитәкчеләр гражданнарның сорауларына җавап бирделәр.

Түбән Сосна авылы үзешчәннәре моңлы җырлар, шаян биюләр белән тамашачыга ял минутлары бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International