11 февраль көнне Карадуган авыл китапханәсендә, 2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы уңаеннан , “Бар һөнәр мактаулы “исемле уен формасында чара үткәрелде.Чарада 2нче,3 нче сыйныфлардан 17 укучы катнашты. Укучылар төрле һөнәр вәкилләре булып, уенда актив катнаштылар.Һөнәрләрнең җиңел һәм авыр якларын ачыкладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.