Һәр айның икенче атнасының сишәмбесендә 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы кече һәм урта бизнес субъектларын кабул итә.
2019 нчы елнын 14 январе көнне 15.00 сәгатьтә жәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берлэшмәсенең Балтач үзәге «Форпост» Балтач районы Норма урта мәктәбенең 7 класс укучылары белән полиция бүлеге музеена экскурсия ясалды, полиция хезмәткәрләре белән очрашып аларга сораулар бирелде һәм жаваплар алынды.
11 февраль көнне Пыжмара авыл китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары белән "Нина Павлова китабын укыйбыз" дигән акция барышында "Мышонок заблудился" исемле әкияте һәм "Щепочка һәм камешек" хикәясе укылды.
2019 елның 12 февралендә «Хыял» яшьләр үзәге Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә интернационалист Шакиров Рафаэль Габделбәр улы белән патриотик очрашу үткәрде.
11 февраль көнне Борнак авыл китапханәсендә “Бәхет эзләгәндә” исемле китап күргәзмәсе язучы Шәриф Камалга 135 ел тулу уңаеннан ясап куелды.Китап укучыларга язучының тормыш юлы һәм иҗатына карата күзәтү үткәрелде.
2019 елның 12 февралендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Балтач районында булды, анда ул 2018 елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган район Советы утырышы эшендә катнашты.
2019 елның 6 февралендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 19.12.2018 елның №10-190/кс карары нигезендә «2019 елга Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлекнең көнбатыш зонасы буенча ҖЧҖ «УК «ПЖКХ» каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча региональ оператор хезмәте күрсәтүгә бердәм тариф (өстәлгән бәягә салымны да кертеп) 439,03 сум/м3 , башка кулланучылар өчен (өстәлгән бәягә салымны да кертеп) 365,86 сум/м3 билгеләнелә.
2019 елның 12 февралендә Балтач Мәдәният йортында өченче чакырылыш Балтач район Советының егерменче җиденче утырышы узды.
Кайберәүләр без конвейерны уйлап таптык дип саный, чөнки ахырына кадәр барып җитсәләр дә - нәтиҗәсе һәрвакыт бер. Матур тән, бик яхшы физуха һәм тирә-юньдәгеләрдән комплиментларны кабартты! Егетләр - кызлар арасында чын-чынлап кызыксыну уята башлый. Безнең катнашучылар әйләнә-тирәбездәге иң яхшы нәрсәләрне генә күрә башлыйлар. Тормыш рәвешен һәм фикерләүне үзгәртә.