2019 елның 12 февралендә Балтач Мәдәният йортында өченче чакырылыш Балтач район Советының егерменче җиденче утырышы узды.
Утырышның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин, Рәис урынбасары Римма Ратникова, "ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Салихов, Дәүләт Советының һәм муниципаль берәмлекләр Советының җәваплы хезмәткәрләре, дәүләт органнарының вәкилләре катнашты.
Шулай ук утырышка район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, район Советының һәм башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, районыбызның Почетлы гражданнары, авыл хуҗалыгы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре, эчке эшләр бүлегенең участок вәкилләре, җирлекләрдәге ветераннар һәм хатын-кызлар Советы рәисләре, дин әһелләре, авыл старосталары, яшьләр лидерлары чакырылган иде.
Көн тәртибендә каралган сорау:
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының 2018 нче елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 нчы елга бурычлар.
2018 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында доклад белән район башлыгы Рамил Нотфуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, кайбер кыенлыкларга карамастан, район 2018 елны уңышлы тәмамлый алды.
Шулай ук район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улының һәм “Кызыл Юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Хайруллин Фердинанд Нургаян улының чыгышлары булды.
Ахырдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин утырышка нәтиҗә ясады һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Район Советы утырышында бүләкләнүчеләр исемлеге:
|
№пп |
Эш урыны |
Фамилиясе, исеме, атасының исеме |
Бүләкнең исеме |
|
1.
|
Дорга авылы мәдәният Йорты директоры |
Фирдания Әхәт кызы Алексеевага |
“Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә |
|
2. |
Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең машина -трактор паркы мөдире |
Габделбәр Шәрип улы Әшрповка |
“Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем бирелә |
|
3. |
“Хыял” Яшьләр үзәгенең физик культура буенча инструкторы |
Әлфия Рәшит кызы Зыятдиновага |
“Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә |
|
4. |
Шубан авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары |
Сәгүрә Зәкәрия кызы Васильевага |
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырыла |
|
5. |
Шода авылыннан крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы |
Сөнгать Хаҗи улы Хадыевка |
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырыла |
|
6. |
Район башкарма комтитетының опека һәм попечительлек секторының баш белгече |
Миннәзия Хасият кызы Габделхаковага |
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырыла |
|
7. |
Сасна авыл җирлеге авыл җирлеге башлыгы |
Фәнил Сәлим улы Габдрахманов |
Диплом һәм 100 мең сум премия белән бүләкләнә. |