Балтач үзәге «Форпост» Норма урта мәктәбенең укучылары белән полиция бүлеге музеена экскурсия оештырды

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

            2019 нчы елнын 14 январе көнне 15.00 сәгатьтә жәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берлэшмәсенең Балтач үзәге «Форпост» Балтач районы Норма урта мәктәбенең 7 класс укучылары белән полиция бүлеге музеена экскурсия ясалды, полиция хезмәткәрләре белән очрашып аларга сораулар бирелде һәм жаваплар алынды. Балаларны кызыксындырган сораулар- ничек итеп эшкә урнашырга була һәм үзләренең теләкләрен белдерделәр. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләре турында, һәм тәртипсезлекләрне  булдырмау турында анлатылды.

       Чарада Балтач районы буенча Эчке эшләр бүлегенең полиция подполковнигы Сибгатуллин А. З, Балтач районы буенча Эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәрләре, «Норма урта мәктәбе» укытучысы Зарипов А. М., «Балтач "Форпост" үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов һәм " Норма урта мәктәбе» МБУ укучылары катнашты. Чара патриотик кәеф булдыру, Ватанга мәхәббәт, хөрмәт һәм дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү максатыннан үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International