2019 елның 12 февралендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Балтач районында булды, анда ул 2018 елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган район Советы утырышы эшендә катнашты.
Дәүләт Советы Рәисенең эш визиты Балтачта узган елның октябрендә ачылган «Корыч йорт»( Корыч каплам заводы) предприятиесендә булудан башланды. Биредә металлочерепица, профнастил, келәм эшләнмәләре һәм башка продукцияне Балтач һәм якын-тирә районнарда гына түгел, республиканың эре шәһәрләрендә дә саталар.
Аннары Фәрит Мөхәммәтшин район үзәк китапханәсендә булды. Китапханә мөдире Резидә Зарипова ТАССР төзелүнең 100 еллыгы алдыннан балалар һәм өлкәннәр өчен берничә чара үткәрү планлаштырылуы турында сөйләде. Шул ук бинада ЗАГС бүлеге урнашкан, анда Дәүләт Советы Рәисе визиты вакытында 50 ел һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр. Фәрит Мөхәммәтшин аларны алтын туйлары белән котлады һәм ныклы сәламәтлек , озын гомер теләде.
ТР парламенты җитәкчесе Шубан җирлегендә яшәүче күпбалалы Абдуллиннар гаиләсе белән дә очрашты һәм аларга бүләк тапшырды.
Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Балтач районы язучылары белән дә танышты. Мәгариф ветераны Ленура Сафина ТР Дәүләт Советы Рәисенә истәлек бүләге итеп күптән түгел дөнья күргән “Балтачның балкышлы яшьлеге” китабын тапшырды.
Район Советы утырышы Мәдәният үзәге бинасында узды.