2019 елның 13 нче февралендә Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галимуллин И.С. катнашында Югары Шубан авылында халык җыены узды. Анда авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, старосталар, Югары һәм Түбән Шубан авыллары халкы катнашты.
13 февраль көнне Шубан авыл китапханәсе «Куркынычсыз интернет» атнасы кысаларында китап укучылары өчен «Интернет – дусмы, дошманмы?» дигән әңгәмә үткәрде.
2019 елның 13 февралендә 14.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге Балтач бистәсенең «Батырлар Аллеясы» паркында Әфганстан Демократик Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу көненә Бөтенроссия акциясе кысаларында «Форпост» хезмәткәрләре һәм Балтач гимназиясе укучылары катнашында чара үткәрде.
12 февраль көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә 2-3 сыйныф укучылары белән куркынычсыз интернет атналыгы уңаеннан «Куркынычсыз интернет» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
13 февраль көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсе клуб белән берлектә 2-4 сыйныф укучылары өчен Әфганстаннан гаскәрләр чыгару көненә багышланган " Әфганстан-төзәлмәс яра» дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрделәр.
13 февральдә кич белән, 2019 елның 14 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә буран, бозлавык, төнлә көньяк-көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр көчле җил (Казанда-13 февраль кичендә, төнлә 14 февраль).
2019 елның 1 нче февралендә Балтач район башкарма комитеты житэкчесе урынбасары Галимуллин И.С. катнашында Ор авылында халык җыены узды.
2019 елның 12 февралендә "Балтач" ял паркы шугалагында " Хыял" яшьләр үзәге коллективы Балтач районы оешмалары арасында яратып өлгергән «Керлинг» спорт уенын үткәрде.
2019 елның 9-10 февраль көннәрендә Норма авыл җирлегендә туып- үскән шәхси эшмәкәр Шакиров Ильшат спонсорлыгы белән ветеран хоккейчылар арасында “Интер кубок-2019” хоккей ярышлары утте. Норма-Борбаш командасы икенче урын алды.
2019 елның 12 нче февралендә Балтач муниципаль районы авыл хужалыгы житәкчесе Набиуллин Ф.Р катнашында “Уныш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте отчет җыелышы узды. Анда җәмгыять рәисе, баш специалистлар, җәмгыять хезмәткәрләре, җәмәгать Советы рәисләре катнашты.