2019 елның 13 февралендә 14.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге Балтач бистәсенең «Батырлар Аллеясы» паркында Әфганстан Демократик Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу көненә Бөтенроссия акциясе кысаларында «Форпост» хезмәткәрләре һәм Балтач гимназиясе укучылары катнашында чара үткәрде. Әфган сугышы ветераны Кадыйров Рамил Рафаил улы укучылар алдында " Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел»темасына чыгыш ясады.
Әлеге чарада Балтач «ФОРПОСТ» үзәге директоры Ф. Ш. Галимҗанов, Әфган сугышы ветераны Р. Кадыйров, Балтач гимназиясе укытучылары, «Форпост» хезмәткәрләре һәм 38 укучы катнашты.