Шеңшеңәр авыл җирлеге яңалыклары. Февральнең беренче көннәрендә халык җыены булды

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

2019 елның 1 нче февралендә Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Галимуллин И.С. катнашында  Ор  авылында халык  җыены узды.  Анда  авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, старосталар,  Ор авылы  халкы катнашты.

Көн тәртибендә  авыл җирлеге башлыгынын 2018 нче елда эшчәнлегенә  отчеты һәм 2019 нчы елга бурычлар  турында сөйләнелде.   Катнашучылар  2018 елның җирлек бюджеты үтәлеше белән дә таныштылар.                                               

Балтач  район  башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Галимуллин И.С. 2018нче елда  Балтач муниципаль  районының  эшчәнлеге буенча чыгыш ясады.

2019 елның 4 нче февралендә Балтач районы исәп-хисап палатасы житәкчесе Кәримов Р.В. катнашында  Шеңшеңәр  авылында халык  җыены узды.  Анда  авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, старосталар, Шеңшеңәр  авылы  халкы  катнашты.                                                                                                    

Көн тәртибендә  авыл җирлеге башлыгынын 2018 нче елда эшчәнлегенә  отчеты һәм 2019 нчы елга бурычлар  турында сөйләнелде.   Катнашучылар  2018 елның җирлек бюджеты үтәлеше белән дә таныштылар.                                               

Балтач  районы  исәп-хисап палатасы житәкчесе Кәримов Р.В.  2018 нче елда  Балтач муниципаль  районының  эшчәнлеге буенча чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International