12 февраль көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә 2-3 сыйныф укучылары белән куркынычсыз интернет атналыгы уңаеннан «Куркынычсыз интернет» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең максаты-укучыларны Интернет челтәрендә саклый торган куркынычлар белән таныштыру.
Балалар белән интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Шулай ук «Красная шапочка», «Волк һәм семеро козлят», «Мойдодыр», «Аленушка һәм братец Иванушка», «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары», «Морозко» әкиятләреннән рәсемнәр күрсәттеләр. Әлеге чарада 12 укучы катнашты.