Шубан авыл җирлеге яңалыклары. 13 февраль көнне Югары Шубан авылында халык җыены узды.

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 13 нче февралендә Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Галимуллин И.С. катнашында  Югары Шубан   авылында халык  җыены узды.  Анда  авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, старосталар,  Югары һәм Түбән Шубан  авыллары   халкы катнашты.

Көн тәртибендә  авыл җирлеге башлыгынын 2018 нче елда эшчәнлегенә  отчеты һәм 2019 нчы елга бурычлар  турында сөйләнелде.   Катнашучылар  2018 елның җирлек бюджеты үтәлеше белән дә таныштылар.                                     Закиров А.А. районда һәм авыл җирлегендә тәртипнең торышына отчет бирде.                 

   Балтач  район  башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Галимуллин И.С. 2018 нче елда  Балтач муниципаль  районының  эшчәнлеге буенча чыгыш ясады

Шубан төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары матур җырлар, шаян биюләр белән тамашачыга ял минутлары бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International