Балтач районы үзәк хастаханәсендә 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча медсовет утырышы булды.
Утырыш эшендә медсовет әгьзалары, табиблык амбулаториясе, бүлек мөдирләре, табиб-белгечләр, авыл фельдшерлары, медицина хезмәткәрләре катнашты. Хастаханәнең эшчәнлегенә бәя бирергә Татарстан Сәламәтлек министры урынбасары Фәридә Яркәева килгән, шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов катнашты.