7 февраль көнне Яңгул авыл мәдәният йорты драма коллективы районкүләм "Хикмәтле дә, серле дә театр" дип исемләнгән бәйгедә катнашып, Р. Сәгъдиевнең "Алсу томаннар"әсәрен сәхнәләштерде. Әсәр яшьүсмерләребезгә, тормышта нинди генә проблемаларга дучар булсаң да начар юлларга басмыйча алга таба дөрес юлдан яшәүне өнди.