Балтач районына Татарстанның монополиягә каршы хезмәте килде

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең район территориясенә визиты 2019 елның 11 февралендә ясалды. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина килде.

Традиция буенча муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү һәм сәнәгать мәйданчыгын караулар узды.

Чара сәгатьтә 9да  район Хакимиятендә  гражданнарны кабул итүдән башланып китте.  Районга чыгу кысаларында Гүзәл Шәфигуллина Балтач гимназиясендә узган ачык дәрестә катнашты, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International