9 февраль көнне Кукмара район мәдәният йортында «Многозвучный Татарстан» дип исемләнгән традицион музыка уен коралларында башкаручыларның республика фестиваль-конкурсы узды (2019). Балтач мәдәният үзәгенең Асадуллина А. җитәкчелегендәге "Орчык" гөсләчеләр ансамбле, Фәезов Х. җитәкчелегендәге Субаш авыл мәдәният йортының "Дуслык" инструменталь ансамбле, аерым башкаручылар Хәйруллина Г. (Т.Кенә авыл клубы) һәм Плотников Н. (Сырья авыл клубы) әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнделәр. Конкурс нәтиҗәләре барлык зона турлары тәмамланганнан соң игълан ителәчәк.