25 февральдә көннең икенче яртысында, 2019 елның 26 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык көтелә.
22 февраль көнне Тагашур авылында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә ир-атлар һәм малайлар өчен Аҗаган оештырылды.
Чапшар авыл клубында 23-февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Зур сынаулар кичә ир бала сакчы булыр өчен дөньяга!” кичәсе зур активлык белән үтте.
Чутайда Ватанны саклаучылар бәйрәме сәгать 10 да " Кызыл юл" кооперативы призына оештырылган хоккей ярышлары белән башланып китте. Салавыч, Борнак, Чутай командалары арасында кубок өчен кискен көрәш барды. Ахырдан финал уенында Чутай командасы 5 кә 3 исәбе белән Салавыч командасын отып җиңүче булды.
2019 елның 23 февралендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Балтач муниципаль районы балыкчылар Союзы белән берлектә Нормабаш авылы плотинасында ел саен үткәрелә торган «Алтын Балык 2019» кышкы балык тоту буенча фестиваль үткәрде.
24 февраль көнне “Сөт-май комбинаты” янындагы стоянкада яшьләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган картинг ярышлары уздырылды.
2019 елның 23 февралендә Арча шәһәрендә Балтач, Арча, Кукмара һәм Саба районнары 50+ ветераннар командалары арасында алкалы хоккей буенча ярышлар узды. Балтач районы җыелма командасы уңышлы чыгыш ясады һәм 1 урынны алды.
2019 елның 24 февралендә Смәел авылында ветераннар командалары арасында алкалы хоккей буенча Балтач муниципаль районының даими чемпионаты тәмамланды. 2 ай дәвамында 6 ветеран командасы җиңүче булу өчен тырыштылар.
2019 елның 24 февралендә Балтач ш. т. п. үзәк шугалагында район тарихында беренче тапкыр хатын-кызлар командалары арасында алкалы хоккей буенча ярышлар үткәрелде, анда хатын-кызлар командалары арасында 3 җыелма команда катнашты. Рәсми иганәчеләр - EVA Profy, Zoor Zoom, «Бердәм Россия» партиясенең Балтач бүлекчәсе һ.б.
22 февраль көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә клуб белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Россиягә хезмәт итик, Законга хезмәт итәбез» исемле конкурс - күңел ачу уены үткәрелде.