Чапшар авыл клубында 23-февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Зур сынаулар кичә ир бала сакчы булыр өчен дөньяга!” кичәсе зур активлык белән үтте. Бәйрәмебезгә кунакка күрше авыллардан чик сакчысы булып хезмәт иткән солдатлар һәм районнан чик буе гаскәрләренең кече сержанты , районның активисты Зарипов Ренат Ибрахим улы да килделәр. Аларга авылыбызның үзешчәннәр көче белән концерт күрсәттек. Бәйрәм – домино, шашка, шахмат, гер күтәрү, турникта күтәрелү, отжимание кебек конкурс-уеннар белән дәвам итте. Җиңүче егетләребезгә бәйрәм грамотасы тапшырылды. Һәр буын кешесе өчен дә бик күңелле бәйрәм булды.