23 февраль - Россиянең хәрби дан көне, аны Россия гаскәрләре сугыш кырларында алган. Иң элек бу көнне үз Ватаныңны ярату, хөрмәт итү һәм яклау, кирәк булган очракта, аны тиешенчә саклый белү - зур мәгънәгә ия.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан армия сафларында хезмәт иткән яки илне сугыш елларында яклаган барлык ир-атларны һәм кайчандыр Ватанга хезмәт итәргә барачак егетләрне бәйрәм белән котлау матур традициягә әверелде. 22 февраль көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә клуб белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Россиягә хезмәт итик, Законга хезмәт итәбез» исемле конкурс - күңел ачу уены үткәрелде. Чара бәйрәм тарихы турында кыскача сөйләүдән башланды. Соңыннан катнашучылар ике командага бүленде, төрле конкурслар үткәрелде.