2019 елның 24 февралендә Смәел авылында ветераннар командалары арасында алкалы хоккей буенча Балтач муниципаль районының даими чемпионаты тәмамланды. 2 ай дәвамында 6 ветеран командасы җиңүче булу өчен тырыштылар.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – “Зифа "( Смәел)
2 урын – “Балтач” (Балтач)
3 урын – “Игенче " (Карадуган)
4 урын – «Бөрбаш-Норма»
5 урын – "Салавыч"( Салавыч)
6 урын –«Ак йорт» (Балтач)
Номинацияләр:
Иң яхшы уенчы-Нәҗипов Ирек «Зифа»
Иң яхшы сакчы-Зыятдинов Булат «Игенче»
Иң яхшы капкачы-Галиев Рифат «Балтач"»
Иң яшь уенчы-Ахмадуллин Фәнис «Зифа»