24 февраль көнне “Сөт-май комбинаты” янындагы стоянкада яшьләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган картинг ярышлары уздырылды.
Балтач районы ЮХИДИ бүлеге, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” оешмасының Балтач бүлеге һәм ДОСААФ оешмалары тарафыннан оештырылган әлеге бәйгедә Балтачның мәктәптән тыш эшләр һәм ДОСААФ командалары, Арча, Кукмара, Лаеш районнары катнашты. Җиңүләр җиңел бирелмәде.